| 1 |
Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне. |
/content/ayah/audio/hudhaify/001001.mp3
|
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ |
| 2 |
Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһу тәгаләгә тиешле. |
/content/ayah/audio/hudhaify/001002.mp3
|
الْحَمْدُ للّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ |
| 3 |
Аллаһу тәгалә бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, ягъни мөэминнәргә дә, көферләргә дә нигъмәтләрен бирә, әмма ахирәттә мөэмин бәндәләренә генә бирәчәк. |
/content/ayah/audio/hudhaify/001003.mp3
|
الرَّحْمـنِ الرَّحِيمِ |
| 4 |
Аллаһу тәгалә, гаделлек белән хөкем итүче, ахирәт көненең патшасыдыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/001004.mp3
|
مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ |
| 5 |
Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә синнән генә ярдәм сорыйбыз. |
/content/ayah/audio/hudhaify/001005.mp3
|
إِيَّاكَ نَعْبُدُ وإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ |
| 6 |
Ий тәрбиячебез Аллаһ! Безләрне туры юлга күндер! (Туры юл – Коръән һәм сөннәт юлыдыр). |
/content/ayah/audio/hudhaify/001006.mp3
|
اهدِنَــــا الصِّرَاطَ المُستَقِيمَ |
| 7 |
Ул юлны Син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең, безләрне Синең ачуың төшкән вә адашкан кешеләрне бидеґәтъ һәм заләләт юлыннан башка юлга күндер, ягъни Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер! |
/content/ayah/audio/hudhaify/001007.mp3
|
صِرَاطَ الَّذِينَ أَنعَمتَ عَلَيهِمْ غَيرِ المَغضُوبِ عَلَيهِمْ وَلاَ الضَّالِّينَ |