Al-Ma'un

Change Language
Change Surah
Change Recitation

Tatar: Yakub Ibn Nugman

Play All
# Translation Ayah
1 Әйә син хисаб вә җәза көнен, кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме? أَرَأَيْتَ الَّذِي يُكَذِّبُ بِالدِّينِ
2 Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр. فَذَلِكَ الَّذِي يَدُعُّ الْيَتِيمَ
3 Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә. وَلَا يَحُضُّ عَلَى طَعَامِ الْمِسْكِينِ
4 Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга. فَوَيْلٌ لِّلْمُصَلِّينَ
5 Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның рүкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар. الَّذِينَ هُمْ عَن صَلَاتِهِمْ سَاهُونَ
6 Әле алар укыган намазларын да рия белән укырлар, ягъни кеше күргәндә укый, кеше күрмәгәндә укымый. الَّذِينَ هُمْ يُرَاؤُونَ
7 Ул рияче тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш әйберләрен вакытлыча биреп тормас. وَيَمْنَعُونَ الْمَاعُونَ
;