Al-Falaq

Change Language
Change Surah
Change Recitation

Tatar: Yakub Ibn Nugman

Play All
# Translation Ayah
1 Әйт, әй Мухәммәд, "Мин сыенамын таңның Раббысы Аллаһу тагаләгә күренеп вә күренмичә килә торган һәртөрле зарарлардан. قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ الْفَلَقِ
2 Бар кылынган, яратылган һәр мәхлукның нинди булса да зарарыннан. مِن شَرِّ مَا خَلَقَ
3 Вә караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа. وَمِن شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ
4 Дәхи сихыр – ырым төеннәренә төкерүче өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынамын. وَمِن شَرِّ النَّفَّاثَاتِ فِي الْعُقَدِ
5 Һәм көнче дошманның авызлыкларыннан, зарарларыннан сыенамын, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә. وَمِن شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ
;