| 1 |
Әгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса, |
/content/ayah/audio/hudhaify/056001.mp3
|
إِذَا وَقَعَتِ الْوَاقِعَةُ |
| 2 |
ул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056002.mp3
|
لَيْسَ لِوَقْعَتِهَا كَاذِبَةٌ |
| 3 |
Ул кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056003.mp3
|
خَافِضَةٌ رَّافِعَةٌ |
| 4 |
Әгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә, |
/content/ayah/audio/hudhaify/056004.mp3
|
إِذَا رُجَّتِ الْأَرْضُ رَجًّا |
| 5 |
вә таулар каты тетелү илә тетелсәләр |
/content/ayah/audio/hudhaify/056005.mp3
|
وَبُسَّتِ الْجِبَالُ بَسًّا |
| 6 |
алар чәчелгән тузан кеби булырлар. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056006.mp3
|
فَكَانَتْ هَبَاء مُّنبَثًّا |
| 7 |
Вә сез өч төрле сыйныф булырсыз. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056007.mp3
|
وَكُنتُمْ أَزْوَاجًا ثَلَاثَةً |
| 8 |
Бер сыйныф уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш яхшыдыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056008.mp3
|
فَأَصْحَابُ الْمَيْمَنَةِ مَا أَصْحَابُ الْمَيْمَنَةِ |
| 9 |
Вә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056009.mp3
|
وَأَصْحَابُ الْمَشْأَمَةِ مَا أَصْحَابُ الْمَشْأَمَةِ |
| 10 |
Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056010.mp3
|
وَالسَّابِقُونَ السَّابِقُونَ |
| 11 |
Әнә шул кешеләр Аллаһуга якын вә хөрмәтле |
/content/ayah/audio/hudhaify/056011.mp3
|
أُوْلَئِكَ الْمُقَرَّبُونَ |
| 12 |
Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056012.mp3
|
فِي جَنَّاتِ النَّعِيمِ |
| 13 |
Ул Аллаһуга якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән бер җәмәгатьтер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056013.mp3
|
ثُلَّةٌ مِّنَ الْأَوَّلِينَ |
| 14 |
Дәхи соңгы кавемнәрдән аз гына бардыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056014.mp3
|
وَقَلِيلٌ مِّنَ الْآخِرِينَ |
| 15 |
Алтын көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056015.mp3
|
عَلَى سُرُرٍ مَّوْضُونَةٍ |
| 16 |
Бер-берсенә каршы булыр ул диванга таянган хәлләрендә. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056016.mp3
|
مُتَّكِئِينَ عَلَيْهَا مُتَقَابِلِينَ |
| 17 |
Алар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056017.mp3
|
يَطُوفُ عَلَيْهِمْ وِلْدَانٌ مُّخَلَّدُونَ |
| 18 |
Тоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр белән. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056018.mp3
|
بِأَكْوَابٍ وَأَبَارِيقَ وَكَأْسٍ مِّن مَّعِينٍ |
| 19 |
Ул эчемлекләр эчүдән башлары һич авыртмас һәм исермәсләр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056019.mp3
|
لَا يُصَدَّعُونَ عَنْهَا وَلَا يُنزِفُونَ |
| 20 |
Вә алар тели торган җимешләр белән. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056020.mp3
|
وَفَاكِهَةٍ مِّمَّا يَتَخَيَّرُونَ |
| 21 |
Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056021.mp3
|
وَلَحْمِ طَيْرٍ مِّمَّا يَشْتَهُونَ |
| 22 |
Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056022.mp3
|
وَحُورٌ عِينٌ |
| 23 |
Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056023.mp3
|
كَأَمْثَالِ اللُّؤْلُؤِ الْمَكْنُونِ |
| 24 |
Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056024.mp3
|
جَزَاء بِمَا كَانُوا يَعْمَلُونَ |
| 25 |
Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056025.mp3
|
لَا يَسْمَعُونَ فِيهَا لَغْوًا وَلَا تَأْثِيمًا |
| 26 |
Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056026.mp3
|
إِلَّا قِيلًا سَلَامًا سَلَامًا |
| 27 |
Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056027.mp3
|
وَأَصْحَابُ الْيَمِينِ مَا أَصْحَابُ الْيَمِينِ |
| 28 |
Чәнечкесез сәдер агачлары астында. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056028.mp3
|
فِي سِدْرٍ مَّخْضُودٍ |
| 29 |
Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056029.mp3
|
وَطَلْحٍ مَّنضُودٍ |
| 30 |
Вә даимән булучы күләгәдә. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056030.mp3
|
وَظِلٍّ مَّمْدُودٍ |
| 31 |
Вә даимән һәр тарафка агып торучы суда. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056031.mp3
|
وَمَاء مَّسْكُوبٍ |
| 32 |
Вә бик күп җимешләр эчендә. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056032.mp3
|
وَفَاكِهَةٍ كَثِيرَةٍ |
| 33 |
Ул җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич тыелмаслар. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056033.mp3
|
لَّا مَقْطُوعَةٍ وَلَا مَمْنُوعَةٍ |
| 34 |
Вә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056034.mp3
|
وَفُرُشٍ مَّرْفُوعَةٍ |
| 35 |
Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056035.mp3
|
إِنَّا أَنشَأْنَاهُنَّ إِنشَاء |
| 36 |
Аларны яшь кызлар кылдык. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056036.mp3
|
فَجَعَلْنَاهُنَّ أَبْكَارًا |
| 37 |
Ирләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч яшьтә булырлар. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056037.mp3
|
عُرُبًا أَتْرَابًا |
| 38 |
Бу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056038.mp3
|
لِّأَصْحَابِ الْيَمِينِ |
| 39 |
Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056039.mp3
|
ثُلَّةٌ مِّنَ الْأَوَّلِينَ |
| 40 |
Вә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056040.mp3
|
وَثُلَّةٌ مِّنَ الْآخِرِينَ |
| 41 |
Вә сул тараф кешеләре, ул сул тарафларның хәле нинди яман, нинди авырдыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056041.mp3
|
وَأَصْحَابُ الشِّمَالِ مَا أَصْحَابُ الشِّمَالِ |
| 42 |
Алар эссе җилдә вә кайнар суда. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056042.mp3
|
فِي سَمُومٍ وَحَمِيمٍ |
| 43 |
Кара төннән булган күләгәдә. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056043.mp3
|
وَظِلٍّ مِّن يَحْمُومٍ |
| 44 |
Ул күләгә салкынча түгел һәм файдалы да түгел. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056044.mp3
|
لَّا بَارِدٍ وَلَا كَرِيمٍ |
| 45 |
Тәхкыйк алар дөньяда вакытта нигъмәт ияләре булып азган иделәр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056045.mp3
|
إِنَّهُمْ كَانُوا قَبْلَ ذَلِكَ مُتْرَفِينَ |
| 46 |
Вә алар олугъ гөнаһка, ягъни ширеккә даимчелек кыла иделәр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056046.mp3
|
وَكَانُوا يُصِرُّونَ عَلَى الْحِنثِ الْعَظِيمِ |
| 47 |
Дәхи әйтәләр иде: "Без әгәр үлеп сөяк булсак вә череп туфрак булсак, яңадан терелербезме. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056047.mp3
|
وَكَانُوا يَقُولُونَ أَئِذَا مِتْنَا وَكُنَّا تُرَابًا وَعِظَامًا أَئِنَّا لَمَبْعُوثُونَ |
| 48 |
Дәхи безнең борынгы бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы? Бу эш була торган түгел", – дип. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056048.mp3
|
أَوَ آبَاؤُنَا الْأَوَّلُونَ |
| 49 |
Әйт: "Әлбәттә, борынгылар да һәм ахыргы кешеләр дә. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056049.mp3
|
قُلْ إِنَّ الْأَوَّلِينَ وَالْآخِرِينَ |
| 50 |
Барчалары да мәгълүм кыямәт көнендәге билгеләнгән урынга җыелырлар. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056050.mp3
|
لَمَجْمُوعُونَ إِلَى مِيقَاتِ يَوْمٍ مَّعْلُومٍ |
| 51 |
Соңра сез азып адашучы ялганчы кешеләрсез. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056051.mp3
|
ثُمَّ إِنَّكُمْ أَيُّهَا الضَّالُّونَ الْمُكَذِّبُونَ |
| 52 |
Әлбәттә, Заккум агачының ачы вә чәнечкеле җимешләрен ашаучысыз. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056052.mp3
|
لَآكِلُونَ مِن شَجَرٍ مِّن زَقُّومٍ |
| 53 |
Шул ачы җимешләр илә карыннарыгызны тутыручысыз, |
/content/ayah/audio/hudhaify/056053.mp3
|
فَمَالِؤُونَ مِنْهَا الْبُطُونَ |
| 54 |
вә аның өстенә эчәрсез бик кайнар суны. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056054.mp3
|
فَشَارِبُونَ عَلَيْهِ مِنَ الْحَمِيمِ |
| 55 |
Ул суны бик каты аңкыганлыктан комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056055.mp3
|
فَشَارِبُونَ شُرْبَ الْهِيمِ |
| 56 |
Бу ачы җимеш белән кайнар су кыямәт көнендәге аларның сыедыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056056.mp3
|
هَذَا نُزُلُهُمْ يَوْمَ الدِّينِ |
| 57 |
Сезне Без халык кылдык, Безнең тергезеп хөкем итү эшебезне тәсъдыйк кылмассызмы ышанмассызмы? |
/content/ayah/audio/hudhaify/056057.mp3
|
نَحْنُ خَلَقْنَاكُمْ فَلَوْلَا تُصَدِّقُونَ |
| 58 |
Беләсезме хәбәр бирегез хатыннарыгызның бала ятагына салган суыгызны. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056058.mp3
|
أَفَرَأَيْتُم مَّا تُمْنُونَ |
| 59 |
Кеше итеп халык кылучы сезме, әллә аларны халык кылучы Безме? |
/content/ayah/audio/hudhaify/056059.mp3
|
أَأَنتُمْ تَخْلُقُونَهُ أَمْ نَحْنُ الْخَالِقُونَ |
| 60 |
Без сезнең арагызда үлемне билгеләдек, вә Без гаҗизләнүче, аптыраучы түгелбез. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056060.mp3
|
نَحْنُ قَدَّرْنَا بَيْنَكُمُ الْمَوْتَ وَمَا نَحْنُ بِمَسْبُوقِينَ |
| 61 |
Сезне һәлак итеп урыныгызга сездән яхшыракны алыштырырга, вә сезне үзегез белмәгән сурәтләргә алыштырырга гаҗиз түгелме. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056061.mp3
|
عَلَى أَن نُّبَدِّلَ أَمْثَالَكُمْ وَنُنشِئَكُمْ فِي مَا لَا تَعْلَمُونَ |
| 62 |
Тәхкыйк сез әүвәлге халык ителүне беләсез бит, һич юктан халык кылдык, шуны уйлап фикерләп карасагызчы! |
/content/ayah/audio/hudhaify/056062.mp3
|
وَلَقَدْ عَلِمْتُمُ النَّشْأَةَ الْأُولَى فَلَوْلَا تَذكَّرُونَ |
| 63 |
Әгәр белсәгез чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез! |
/content/ayah/audio/hudhaify/056063.mp3
|
أَفَرَأَيْتُم مَّا تَحْرُثُونَ |
| 64 |
Сезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче? |
/content/ayah/audio/hudhaify/056064.mp3
|
أَأَنتُمْ تَزْرَعُونَهُ أَمْ نَحْنُ الزَّارِعُونَ |
| 65 |
Әгәр теләсәк, ул игеннәрне коры кау яки башаксыз коры салам кылыр идек, ул вакытта бик каты кайгыручылардан булыр идегез. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056065.mp3
|
لَوْ نَشَاء لَجَعَلْنَاهُ حُطَامًا فَظَلْتُمْ تَفَكَّهُونَ |
| 66 |
Вә: "Гөнаһыбыз сәбәпле җәзаланабыз, |
/content/ayah/audio/hudhaify/056066.mp3
|
إِنَّا لَمُغْرَمُونَ |
| 67 |
Бәлки моннан соң безгә Аллаһуның рәхмәте һич тә булмас инде", – дияр идегез. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056067.mp3
|
بَلْ نَحْنُ مَحْرُومُونَ |
| 68 |
Әгәр белсәгез, эчә торган суларыгыздан хәбәр бирегез! |
/content/ayah/audio/hudhaify/056068.mp3
|
أَفَرَأَيْتُمُ الْمَاء الَّذِي تَشْرَبُونَ |
| 69 |
Ул суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме? |
/content/ayah/audio/hudhaify/056069.mp3
|
أَأَنتُمْ أَنزَلْتُمُوهُ مِنَ الْمُزْنِ أَمْ نَحْنُ الْمُنزِلُونَ |
| 70 |
Әгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез? |
/content/ayah/audio/hudhaify/056070.mp3
|
لَوْ نَشَاء جَعَلْنَاهُ أُجَاجًا فَلَوْلَا تَشْكُرُونَ |
| 71 |
Әйә беләсезме, һәр көнне кабызып файдаланган уттан хәбәр бирегез! |
/content/ayah/audio/hudhaify/056071.mp3
|
أَفَرَأَيْتُمُ النَّارَ الَّتِي تُورُونَ |
| 72 |
Ул утның агачын сез ясадыгызмы, әллә Безме аны бар итүче? Ягъни Ґәрәбстанда үсеп торган яшел агачтан сугып ут чыгаралар. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056072.mp3
|
أَأَنتُمْ أَنشَأْتُمْ شَجَرَتَهَا أَمْ نَحْنُ الْمُنشِؤُونَ |
| 73 |
Без ул утны халык кылдык ахирәт утын искә төшермәк өчен вә юлда йөрүчеләргә файдаланмак өчен. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056073.mp3
|
نَحْنُ جَعَلْنَاهَا تَذْكِرَةً وَمَتَاعًا لِّلْمُقْوِينَ |
| 74 |
Олугъ булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйт! |
/content/ayah/audio/hudhaify/056074.mp3
|
فَسَبِّحْ بِاسْمِ رَبِّكَ الْعَظِيمِ |
| 75 |
Йолдызларның иңгән яки баеган вакытлары илә ант итәмен. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056075.mp3
|
فَلَا أُقْسِمُ بِمَوَاقِعِ النُّجُومِ |
| 76 |
Тәхкыйк ул ант бик олугъ анттыр, әгәр белсәгез. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056076.mp3
|
وَإِنَّهُ لَقَسَمٌ لَّوْ تَعْلَمُونَ عَظِيمٌ |
| 77 |
Тәхкыйк Аллаһудан вәхий ителгән нәрсә хөрмәтле Коръәндер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056077.mp3
|
إِنَّهُ لَقُرْآنٌ كَرِيمٌ |
| 78 |
Ул Коръән Ләүхүл Мәхфуздагы китапта сакланмыштыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056078.mp3
|
فِي كِتَابٍ مَّكْنُونٍ |
| 79 |
Ул Коръәнне пакь булмаган кеше тотмас, мәгәр тәһарәтле пакь кеше генә тотар. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056079.mp3
|
لَّا يَمَسُّهُ إِلَّا الْمُطَهَّرُونَ |
| 80 |
Барча галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелмештер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056080.mp3
|
تَنزِيلٌ مِّن رَّبِّ الْعَالَمِينَ |
| 81 |
Әйә сез ошбу Коръән белән гамәл кылудан ялкауланасызмы, андагы Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә саныйсызмы? |
/content/ayah/audio/hudhaify/056081.mp3
|
أَفَبِهَذَا الْحَدِيثِ أَنتُم مُّدْهِنُونَ |
| 82 |
Тәхкыйк Коръәнне ялганга тотуыгызны үзегезгә өлеш кыласыз. Ягъни һәр нигъмәтне Аллаһудан дип белмисез, бәлки тәбигатьтән һәм үзебездән дисез. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056082.mp3
|
وَتَجْعَلُونَ رِزْقَكُمْ أَنَّكُمْ تُكَذِّبُونَ |
| 83 |
Әгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә, |
/content/ayah/audio/hudhaify/056083.mp3
|
فَلَوْلَا إِذَا بَلَغَتِ الْحُلْقُومَ |
| 84 |
сез шул вакытта аңа карап сорарсыз. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056084.mp3
|
وَأَنتُمْ حِينَئِذٍ تَنظُرُونَ |
| 85 |
Ул кешенең хәлен белү өчен сезгә караганда Без белем вә кодрәтебез белән аңа якынракбыз, ләкин ул кешегә килгән хәлне сез белмисез һәм күрмисез. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056085.mp3
|
وَنَحْنُ أَقْرَبُ إِلَيْهِ مِنكُمْ وَلَكِن لَّا تُبْصِرُونَ |
| 86 |
Әгәр Безнең хозурыбызда хөкем ителми торган булсагыз, ягъни кешенең үлеме Аллаһудан түгел, үләбез дә бетәбез дисәгез. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056086.mp3
|
فَلَوْلَا إِن كُنتُمْ غَيْرَ مَدِينِينَ |
| 87 |
Ул кешене үлемнән коткарып дөньяда яшәү өчен кире кайтарыгыз, әгәр Аллаһудан башка эш кыла алабыз дигән сүзегез дөрес булса! |
/content/ayah/audio/hudhaify/056087.mp3
|
تَرْجِعُونَهَا إِن كُنتُمْ صَادِقِينَ |
| 88 |
Әгәр ул үлгән кеше Аллаһуга якын кешеләрдән булса, |
/content/ayah/audio/hudhaify/056088.mp3
|
فَأَمَّا إِن كَانَ مِنَ الْمُقَرَّبِينَ |
| 89 |
аңар рәхәтлек вә хуш исле гөлләр арасында яхшы нигъмәтләр вә нәґим җәннәтедер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056089.mp3
|
فَرَوْحٌ وَرَيْحَانٌ وَجَنَّةُ نَعِيمٍ |
| 90 |
Әмма уң тараф кешесе булса. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056090.mp3
|
وَأَمَّا إِن كَانَ مِنَ أَصْحَابِ الْيَمِينِ |
| 91 |
Сиңа җәннәттәге уң тараф юлдашыңнан сәламдер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056091.mp3
|
فَسَلَامٌ لَّكَ مِنْ أَصْحَابِ الْيَمِينِ |
| 92 |
Әгәр ул үлгән кеше Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диюче адашкан кеше булса, |
/content/ayah/audio/hudhaify/056092.mp3
|
وَأَمَّا إِن كَانَ مِنَ الْمُكَذِّبِينَ الضَّالِّينَ |
| 93 |
аның сые җәһәннәмнең кайнар суыннандыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056093.mp3
|
فَنُزُلٌ مِّنْ حَمِيمٍ |
| 94 |
Вә җәһәннәм утының яндыруыдыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056094.mp3
|
وَتَصْلِيَةُ جَحِيمٍ |
| 95 |
Тәхкыйк бу зекер ителгән нәрсәләр якын булган хактыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/056095.mp3
|
إِنَّ هَذَا لَهُوَ حَقُّ الْيَقِينِ |
| 96 |
Олугъ булган Раббыңның исемен мактап тәсбих әйт! |
/content/ayah/audio/hudhaify/056096.mp3
|
فَسَبِّحْ بِاسْمِ رَبِّكَ الْعَظِيمِ |