| 1 |
Барча серне ача торган хак булган кыямәт көне. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069001.mp3
|
الْحَاقَّةُ |
| 2 |
Нинди олугъ куркынычлы көндер ул кыямәт. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069002.mp3
|
مَا الْحَاقَّةُ |
| 3 |
Кыямәтнең куркынычлы көн икәнлеген вә аның хакыйкатен сиңа нәрсә белдерде? Ягъни Аллаһ белдермәсе, үзлегеңнән һич белә алмассың. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069003.mp3
|
وَمَا أَدْرَاكَ مَا الْحَاقَّةُ |
| 4 |
Сәмуд вә Гад кавемнәре кыямәтне ялганга тоттылар. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069004.mp3
|
كَذَّبَتْ ثَمُودُ وَعَادٌ بِالْقَارِعَةِ |
| 5 |
Әмма Сәмуд кавеме шиксез каты тавыш белән һәлак ителделәр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069005.mp3
|
فَأَمَّا ثَمُودُ فَأُهْلِكُوا بِالطَّاغِيَةِ |
| 6 |
Әмма Гад кавеме каты тавышлы үткен җил белән һәлак ителделәр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069006.mp3
|
وَأَمَّا عَادٌ فَأُهْلِكُوا بِرِيحٍ صَرْصَرٍ عَاتِيَةٍ |
| 7 |
Ул җилне аларга җиде төн вә сигез көн тоташтан ирекле кылды, ул җилдә кешеләрне буылып һәлак булган кеби күрер идең, гүя алар эче куыш хөрмә агачының төбе кеби булып калганнар. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069007.mp3
|
سَخَّرَهَا عَلَيْهِمْ سَبْعَ لَيَالٍ وَثَمَانِيَةَ أَيَّامٍ حُسُومًا فَتَرَى الْقَوْمَ فِيهَا صَرْعَى كَأَنَّهُمْ أَعْجَازُ نَخْلٍ خَاوِيَةٍ |
| 8 |
Алардан калган берәр кешене күрерсеңме? Юк, әлбәттә, алардан һичкем калмаган. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069008.mp3
|
فَهَلْ تَرَى لَهُم مِّن بَاقِيَةٍ |
| 9 |
Фиргаун вә аннан элек булган кешеләр һәм Лут пәйгамбәрнең кавеме гөнаһлы эшләрне вә хаталарны күп кылдылар. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069009.mp3
|
وَجَاء فِرْعَوْنُ وَمَن قَبْلَهُ وَالْمُؤْتَفِكَاتُ بِالْخَاطِئَةِ |
| 10 |
Алар Раббыларының пәйгамбәренә гасый гөнаһлы булдылар, аларны Аллаһуның ґәзабы тотты, ычкындырмый торган тоту белән. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069010.mp3
|
فَعَصَوْا رَسُولَ رَبِّهِمْ فَأَخَذَهُمْ أَخْذَةً رَّابِيَةً |
| 11 |
Тәхкыйк Без Нух пәйгамбәр вакытында туфан суы чыккан чакта сезнең аталарыгызны йөкләдек су өстендә йөрүче көймәгә. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069011.mp3
|
إِنَّا لَمَّا طَغَى الْمَاء حَمَلْنَاكُمْ فِي الْجَارِيَةِ |
| 12 |
Ул вакыйганы гыйбрәт сезгә ядкәр кылдык, вә ул вакыйганы ишетүче колаклар ишетеп саклансыннар өчен гыйбрәт кылдык. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069012.mp3
|
لِنَجْعَلَهَا لَكُمْ تَذْكِرَةً وَتَعِيَهَا أُذُنٌ وَاعِيَةٌ |
| 13 |
Мәхлукатне кубару өчен сурга бер мәртәбә өрелсә |
/content/ayah/audio/hudhaify/069013.mp3
|
فَإِذَا نُفِخَ فِي الصُّورِ نَفْخَةٌ وَاحِدَةٌ |
| 14 |
җир урыныннан күтәрелсә вә таулар күтәрелеп бер-берсенә бер мәртәбә сугылып тузылып китсәләр - |
/content/ayah/audio/hudhaify/069014.mp3
|
وَحُمِلَتِ الْأَرْضُ وَالْجِبَالُ فَدُكَّتَا دَكَّةً وَاحِدَةً |
| 15 |
шул көндә кыямәт вакыйгъ буладыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069015.mp3
|
فَيَوْمَئِذٍ وَقَعَتِ الْوَاقِعَةُ |
| 16 |
Ул көндә күк ярылыр вә ул көчсез зәгыйфь булыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069016.mp3
|
وَانشَقَّتِ السَّمَاء فَهِيَ يَوْمَئِذٍ وَاهِيَةٌ |
| 17 |
Вә ул көндә фәрештәләр җирнең тирәсендә булырлар, вә ул көндә җир тирәсендәге фәрештәләр өстендә Раббыңның ґәршене сигез фәрештә күтәрер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069017.mp3
|
وَالْمَلَكُ عَلَى أَرْجَائِهَا وَيَحْمِلُ عَرْشَ رَبِّكَ فَوْقَهُمْ يَوْمَئِذٍ ثَمَانِيَةٌ |
| 18 |
Ул көндә фаш ителерсез сездән һич нәрсә яшерен калмас ягыш һәммә эшегез күрсәтелер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069018.mp3
|
يَوْمَئِذٍ تُعْرَضُونَ لَا تَخْفَى مِنكُمْ خَافِيَةٌ |
| 19 |
Әммә гамәл дәфтәре уң кулына бирелгән кеше: "ий җәмәгать килегез минем гамәл дәфтәремне укыгыз, |
/content/ayah/audio/hudhaify/069019.mp3
|
فَأَمَّا مَنْ أُوتِيَ كِتَابَهُ بِيَمِينِهِ فَيَقُولُ هَاؤُمُ اقْرَؤُوا كِتَابِيهْ |
| 20 |
мин әлбәттә дөньяда белдем бүген хисабка юлкачагымны" – дияр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069020.mp3
|
إِنِّي ظَنَنتُ أَنِّي مُلَاقٍ حِسَابِيهْ |
| 21 |
Ул кеше риза булырлык яхшы тереклектә. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069021.mp3
|
فَهُوَ فِي عِيشَةٍ رَّاضِيَةٍ |
| 22 |
Бөек дәрәҗәле җәннәттә. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069022.mp3
|
فِي جَنَّةٍ عَالِيَةٍ |
| 23 |
Ул җәннәтләрнең җимешләре утырган вә яткан кешеләргә якындыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069023.mp3
|
قُطُوفُهَا دَانِيَةٌ |
| 24 |
Ашагыз вә эчегез тәмләп ләззәт белән, дөньяда буш вакытларыгызны изге гамәлләр илә уздырганыгыз өчен! |
/content/ayah/audio/hudhaify/069024.mp3
|
كُلُوا وَاشْرَبُوا هَنِيئًا بِمَا أَسْلَفْتُمْ فِي الْأَيَّامِ الْخَالِيَةِ |
| 25 |
Әмма гамәл дәфтәре сул кулына бирелгән кеше, әйтер: "Ий кәшки миңа гамәл дәфтәрем бирелмәгән булсачы! |
/content/ayah/audio/hudhaify/069025.mp3
|
وَأَمَّا مَنْ أُوتِيَ كِتَابَهُ بِشِمَالِهِ فَيَقُولُ يَا لَيْتَنِي لَمْ أُوتَ كِتَابِيهْ |
| 26 |
Хисабымны нинди икәнен белмәгән булсамчы! |
/content/ayah/audio/hudhaify/069026.mp3
|
وَلَمْ أَدْرِ مَا حِسَابِيهْ |
| 27 |
Ий үкенеч, мине үтергән үлем эшемне бетереп яңадан мине тергезмәгән булсачы! |
/content/ayah/audio/hudhaify/069027.mp3
|
يَا لَيْتَهَا كَانَتِ الْقَاضِيَةَ |
| 28 |
Хәзер инде миңа малым һич файда бирмәде. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069028.mp3
|
مَا أَغْنَى عَنِّي مَالِيهْ |
| 29 |
Инде миннән үземнең бәйсезлегем вә кечем һәлак булды! |
/content/ayah/audio/hudhaify/069029.mp3
|
هَلَكَ عَنِّي سُلْطَانِيهْ |
| 30 |
Аллаһ ґәзаб фәрештәләренә әйтер: "Алыгыз ул кешене, богаулагыз аны! |
/content/ayah/audio/hudhaify/069030.mp3
|
خُذُوهُ فَغُلُّوهُ |
| 31 |
Соңра җәһәннәм утында яндырыгыз аны! |
/content/ayah/audio/hudhaify/069031.mp3
|
ثُمَّ الْجَحِيمَ صَلُّوهُ |
| 32 |
Соңра аны җитмеш аршын озынлыктагы чылбыр белән урагыз! |
/content/ayah/audio/hudhaify/069032.mp3
|
ثُمَّ فِي سِلْسِلَةٍ ذَرْعُهَا سَبْعُونَ ذِرَاعًا فَاسْلُكُوهُ |
| 33 |
Чөнки ул әлбәттә олугъ булган Аллаһуга ышанмый иде. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069033.mp3
|
إِنَّهُ كَانَ لَا يُؤْمِنُ بِاللَّهِ الْعَظِيمِ |
| 34 |
Дәхи ул үзен вә әһлен мескенне ашатырга кызыктырмый иде. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069034.mp3
|
وَلَا يَحُضُّ عَلَى طَعَامِ الْمِسْكِينِ |
| 35 |
Бу көндә бу урында аңа ярдәм бирәчәк дус юк. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069035.mp3
|
فَلَيْسَ لَهُ الْيَوْمَ هَاهُنَا حَمِيمٌ |
| 36 |
Дәхи аңа ризык юкдыр мәгәр җәһәннәм әһленең тәннәреннән аккан эреннәрдән генә бар. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069036.mp3
|
وَلَا طَعَامٌ إِلَّا مِنْ غِسْلِينٍ |
| 37 |
Ул эренне башкалар ашамас мәгәр хата иманлы вә хата динле һәм башка яхшылыкларда хаталанучылар ашарлар. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069037.mp3
|
لَا يَأْكُلُهُ إِلَّا الْخَاطِؤُونَ |
| 38 |
Сезнең күргән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069038.mp3
|
فَلَا أُقْسِمُ بِمَا تُبْصِرُونَ |
| 39 |
Дәхи сезнең күрмәгән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069039.mp3
|
وَمَا لَا تُبْصِرُونَ |
| 40 |
Тәхкыйк ошбу Коръән хөрмәтле Җәбраил фәрештәнең китергән сүзедер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069040.mp3
|
إِنَّهُ لَقَوْلُ رَسُولٍ كَرِيمٍ |
| 41 |
Вә ул шагыйрь сүзе дә түгел, Коръән Аллаһудан иңгән булса да бик аз ышанасыз. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069041.mp3
|
وَمَا هُوَ بِقَوْلِ شَاعِرٍ قَلِيلًا مَا تُؤْمِنُونَ |
| 42 |
Вә ул Коръән күрәзәче-багучы сүзе дә түгел, шулай булса да бик аз вәгазьләнәсез! |
/content/ayah/audio/hudhaify/069042.mp3
|
وَلَا بِقَوْلِ كَاهِنٍ قَلِيلًا مَا تَذَكَّرُونَ |
| 43 |
Барча галәмне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгәндер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069043.mp3
|
تَنزِيلٌ مِّن رَّبِّ الْعَالَمِينَ |
| 44 |
Әгәр ул Мухәммәд г-м Без әйтмәгән бәгъзе сүзне Аллаһудан дип ялганлап сөйләсә иде. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069044.mp3
|
وَلَوْ تَقَوَّلَ عَلَيْنَا بَعْضَ الْأَقَاوِيلِ |
| 45 |
Әлбәттә Без аны каты тоту илә тотар идек. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069045.mp3
|
لَأَخَذْنَا مِنْهُ بِالْيَمِينِ |
| 46 |
Соңра аның йөрәк тамырларын кисеп алыр идек. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069046.mp3
|
ثُمَّ لَقَطَعْنَا مِنْهُ الْوَتِينَ |
| 47 |
Сезләрдән һичкем аны ґәзаб кылудан Мине туктата алмас иде. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069047.mp3
|
فَمَا مِنكُم مِّنْ أَحَدٍ عَنْهُ حَاجِزِينَ |
| 48 |
Вә шиксез Ул Коръән Аллаһудан куркып, гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен вәгазь, нәсыйхәт. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069048.mp3
|
وَإِنَّهُ لَتَذْكِرَةٌ لِّلْمُتَّقِينَ |
| 49 |
Тәхкыйк Без беләбез әлбәттә Сезләрдән ялганчылар бардыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069049.mp3
|
وَإِنَّا لَنَعْلَمُ أَنَّ مِنكُم مُّكَذِّبِينَ |
| 50 |
Тәхкыйк ул Коръән аның белән гамәл кылмаучы кәферләр вә аның илә гамәл кылмаучы бидеґәтче мөселманнарга да хәсрәтдер. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069050.mp3
|
وَإِنَّهُ لَحَسْرَةٌ عَلَى الْكَافِرِينَ |
| 51 |
Вә ул Коръән хаклыгы бик якын булган хакдыр. |
/content/ayah/audio/hudhaify/069051.mp3
|
وَإِنَّهُ لَحَقُّ الْيَقِينِ |
| 52 |
Олугъ булган Раббыңны мактап Ул һәр кимчелектән пакь дип тәсбих әйт, һәм Аңа гыйбадәт кыл! |
/content/ayah/audio/hudhaify/069052.mp3
|
فَسَبِّحْ بِاسْمِ رَبِّكَ الْعَظِيمِ |