At-Tariq

Change Language
Change Surah
Change Recitation

Tatar: Yakub Ibn Nugman

Play All
# Translation Ayah
1 Күк белән һәм Тарыйк белән ант итәм. وَالسَّمَاء وَالطَّارِقِ
2 Ул Тарыйкның нинди икәнен сиңа нәрсә белдерде? وَمَا أَدْرَاكَ مَا الطَّارِقُ
3 Ул Тарыйк раушән ялтыраучы йолдыздыр. النَّجْمُ الثَّاقِبُ
4 Юктыр һичбер кеше, мәгәр һәрбер кеше янында аның барча эшен язучы фәрештә бардыр. إِن كُلُّ نَفْسٍ لَّمَّا عَلَيْهَا حَافِظٌ
5 Адәм баласы үзенә карасын нәрсәдән халык кылынды? فَلْيَنظُرِ الْإِنسَانُ مِمَّ خُلِقَ
6 Халык кылынды ятакка коелган судан. خُلِقَ مِن مَّاء دَافِقٍ
7 Ул су чыгадыр ирнең арка сөякләре арасыннан вә хатынның күкрәк сөякләре арасыннан. يَخْرُجُ مِن بَيْنِ الصُّلْبِ وَالتَّرَائِبِ
8 Ул – Аллаһ үлгән кешене тергезергә, әлбәттә, кадирдер. إِنَّهُ عَلَى رَجْعِهِ لَقَادِرٌ
9 Яшерен эшләр ачылган көндә, يَوْمَ تُبْلَى السَّرَائِرُ
10 кешенең Аллаһ ґәзабыннан качарга куәте булмас һәм ярдәмчесе дә булмас. فَمَا لَهُ مِن قُوَّةٍ وَلَا نَاصِرٍ
11 Яңгыр иясе булган күк илә. وَالسَّمَاء ذَاتِ الرَّجْعِ
12 Вә үләннәр иясе булган җир белән ант итәм. وَالْأَرْضِ ذَاتِ الصَّدْعِ
13 Тәхкыйк ул Коръән сүзе хакны батылдан аеручы хак сүздер. إِنَّهُ لَقَوْلٌ فَصْلٌ
14 Ул – Коръән уен вә батыл сүз түгелдер. وَمَا هُوَ بِالْهَزْلِ
15 Тәхкыйк ул кәферләр Коръән сүзләрен юкка чыгарырга хәйлә төзиләр. إِنَّهُمْ يَكِيدُونَ كَيْدًا
16 Вә аларны ґәзаб кылу өчен Мин чын хәйлә төзимен. وَأَكِيدُ كَيْدًا
17 Кәферләргә вакыт бир, азганлыкларында йөрсеннәр аларга бик аз гына вакыт бит! فَمَهِّلِ الْكَافِرِينَ أَمْهِلْهُمْ رُوَيْدًا
;