Ash-Shams

Change Language
Change Surah
Change Recitation

Tatar: Yakub Ibn Nugman

Play All
# Translation Ayah
1 Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм. وَالشَّمْسِ وَضُحَاهَا
2 Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә. وَالْقَمَرِ إِذَا تَلَاهَا
3 Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа. وَالنَّهَارِ إِذَا جَلَّاهَا
4 Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа. وَاللَّيْلِ إِذَا يَغْشَاهَا
5 Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм. وَالسَّمَاء وَمَا بَنَاهَا
6 Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм. وَالْأَرْضِ وَمَا طَحَاهَا
7 Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм. وَنَفْسٍ وَمَا سَوَّاهَا
8 Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны. فَأَلْهَمَهَا فُجُورَهَا وَتَقْوَاهَا
9 Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше. قَدْ أَفْلَحَ مَن زَكَّاهَا
10 Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше. وَقَدْ خَابَ مَن دَسَّاهَا
11 Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле. كَذَّبَتْ ثَمُودُ بِطَغْوَاهَا
12 Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары. إِذِ انبَعَثَ أَشْقَاهَا
13 Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз", – диде. فَقَالَ لَهُمْ رَسُولُ اللَّهِ نَاقَةَ اللَّهِ وَسُقْيَاهَا
14 Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде. فَكَذَّبُوهُ فَعَقَرُوهَا فَدَمْدَمَ عَلَيْهِمْ رَبُّهُم بِذَنبِهِمْ فَسَوَّاهَا
15 Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый. وَلَا يَخَافُ عُقْبَاهَا
;