Al-Zalzalah

Change Language
Change Surah
Change Recitation

Tatar: Yakub Ibn Nugman

Play All
# Translation Ayah
1 Әгәр җир үзенең селкенүе илә селкендерелсә. إِذَا زُلْزِلَتِ الْأَرْضُ زِلْزَالَهَا
2 Вә җир үзенең эчендәге үлекләрне, йөкләрне, хәзинәләрне чыгарса. وَأَخْرَجَتِ الْأَرْضُ أَثْقَالَهَا
3 Һәм кеше әйтсә: "Ни булды бу җиргә", – дип. وَقَالَ الْإِنسَانُ مَا لَهَا
4 Шул көндә җир үзенең өстендә эшләнгән эшләрдән хәбәр бирер. يَوْمَئِذٍ تُحَدِّثُ أَخْبَارَهَا
5 Тәхкыйк җирнең сөйләмәге Раббыңның аңа сөйлә, дип әйтүе беләндер. بِأَنَّ رَبَّكَ أَوْحَى لَهَا
6 Ул көндә кешеләр каберләреннән кубарылып хисап җиренә гамәлләренә күрә төрле фиркаләргә бүленеп барырлар, дөньяда кылган гамәлләренең җәзасын күрмәк өчен. يَوْمَئِذٍ يَصْدُرُ النَّاسُ أَشْتَاتًا لِّيُرَوْا أَعْمَالَهُمْ
7 Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның җәзасын күрер. فَمَن يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ خَيْرًا يَرَهُ
8 Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер. وَمَن يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ شَرًّا يَرَهُ
;